- ярсулану
- 1. Ахыр чиккә җитеп зәһәрләнү, ачулану, шашыну. Күңел, йөрәк тур. : берьюлы газаплы уйлар биләп алу, гомумән, ни эшләргә белмәү, үзен-үзе белештермәү, рухи газаплану 2. Көчле дәрт, теләк белән ашкынып, нәрсәгәдер омтылу, алгысу. рәв. Ашкынып, дәртләнеп; комар белән ярсып, хәтта ачуланып эшлиләр иде 3. Ажгырып, ашкынып тору (ат тур.) 4. шигъ. Көчле, ташкындау, шашкын булу тур. ярсып аккан елга ярсып елау ярсып җырлау. II. ЯРСУ – с. Нәр. б. ашкынып, дәртләнеп торган, дәртле. Ярсуны белдерә торган, ярсулы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.